Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Салагыш мәдәният йортында “ Татар халык ашлары” дип аталган кичә оештырылган

Кичәдә «Татар халык ашлары» исемле күргәзмә дә куелган

Кичә уеннар, җырлар, теләкләр, котлаулар, биюләр, такмаклар белән үрелеп барган. Шулай ук чарада катнашучылар милли ризыклар турында табышмак, мәкаль, әйтемнәр белән дә танышканнар.

Кичә барышында, Салагышта чәк-чәк пешерүче авылдашларын барлаганнар. Бәйрәмгә килгән чәк-чәк пешерүчеләрне аерым билгеләп тә үткәннәр.
Милли ризыкның рецептлары белән уртаклашканнар, фикер алышканнар.

Кичәдә «Татар халык ашлары» исемле күргәзмә дә куелган. Салагыш халкы андагы мәгълүматны кызыксынып күзәткән.

Бәйрәм , милли ризыклар белән тулы чәй өстәле артында узган.
Чарада катнашучылар бик тәмле бәлешләр, тәм - томнар алып килгәннәр. Тәмле милли ризыклар белән сыйланып, гөрләшеп чәй эчкәннәр.

Июль аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашларын котлаганнар. Аларның берсе, бәйрәмгә килгән, улы СВО да хезмәт итүче , Фәния апа Нәфыйкова. Бәйрәмгә, уллары СВО да хезмәт итүче аналар да чакырылган. Аларга рәхмәт сүзләре белдерелгән.  

Чара барышында, Салагышта иң күп чәк-чәк пешерүче, иң өлкән яшьтәге  Сания апа Гыйләҗетдинова да булган. Шулай ук, бәйрәмгә өлкән яшьтәге Салагышлы Гөлсем апа Кәримова да килгән. Кичәгә чакырылуына сөенеп, рәхмәтләр әйтеп, җырлап, биеп тә күрсәткән.  

Кичә бик күңелле, матур, эчтәлекле узган. Аны барлык авыл халкы белән бергә, «Чәк-чәк» исемле җырга биеп тәмамлаганнар.Салагыш халкы бик сөенеп, чын күңелдән ял итеп, рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралышканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев