Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Салагыш – махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга иң күп ярдәм күрсәтүче җирлекләрнең берсе

Ямурза авылы халкы ир-егетләребез махсус хәрби операция запасына алынганнан бирле аларга булышуның төрле ысулларын уйлап табалар

Салагыш авыл җирлегендә узган җыенда катнашкан район башлыгы Ленар Нургаянов Украинадагы махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәрдаим ярдәм күрсәткәннәре өчен җирлек халкына олы рәхмәтен җиткерде.

Салагышлылар, бигрәк тә Чулпан Хикмәтуллина җитәкчелегендәге Ямурза авылы халкы ир-егетләребез махсус хәрби операция запасына алынганнан бирле аларга булышуның төрле ысулларын уйлап табалар. Ел ярым эчендә уртак көч белән 60 данә маскировка челтәре үргәннәр, 110 данә окоп шәмнәре ясаганнар, 55 кило токмач кискәннәр, 115 савыт чәкчәк ясаганнар, үлән чәйләре, салатлар, коры ашлар әзерләгәннәр, сохари киптергәннәр. Олы йөрәкле җирлек халкы булышлыгы белән ир-егетләргә һәрдаим әнә шундый кирәк-яраклар тутырылган посылкалар җибәрелеп тора, аларга балалар язган җылы эчтәлекле хатлар да салына. 

–    Егетләребез туган як җылысын тойсыннар, өйдәге ризыкларның тәмен татысыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аның авырлыгын тоймыйбыз, вакытыбызны жәлләмибез. Якташларыбызга ярдәм итүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз, – диде Чулпан Азат кызы. 

Салагышлылар җыенга килүчеләрне клуб фойесында бай итеп әзерләнгән күргәзмә белән дә таныштырдылар. Биредә дә ямурзалыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләгән эшләнмәләрен күрергә була иде. 

–    Бик зур һәм игелекле эш башкарасыз. Һәртөрле ярдәмегез өчен олы рәхмәтемне кабул итегез, – диде Ленар Фәрит улы. 

Ул җыен вакытында әлеге эшләрнең башында торган тынгысыз җанлы Чулпан Хикмәтуллинаны Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде. Шулай ук бу җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучы тугыз егетнең әти-әниләре дә район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары, әниләр чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алдылар. 

–    Батыр, кыю, туган илебезнең чын патриотларын тәрбияләгән әти-әниләр сез. Якташларыбызның туган якларга исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын телибез, – диде район җитәкчесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев