Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Шаршадыда “Күңелле светофор”ның яшь катнашучылары уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерделәр

Алынган белемнәрне «Автополия» мавыктыргыч өстәл уены ярдәмендә ныгыттылар

5 август көнне Шаршады авылында балалар өчен мавыктыргыч һәм танып-белү чарасы - «Күңелле светофор» уены узды! Авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар өчен гадәти булмаган куркынычсызлык дәресе әзерләгәннәр Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре уен формасында өйрәнелде! 

Балалар юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләрен кабатлап кына калмадылар, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр:

- Аларга светофорның барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр. 

- Балалар светофорның төп сигналларының (“кызыл”, “сары”, “яшел”) мәгънәсен ачыкладылар.

-  Әңгәмә барышында яшь катнашучылар урамны кичү кагыйдәләре, юл билгеләрен тану һәм юл янындагы җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы турындагы сорауларга җавап бирделәр! 

Алынган белемнәрне «Автополия» мавыктыргыч өстәл уены ярдәмендә ныгыттылар. Уен барышында һәркем үзен юл хәрәкәтендә катнашучы итеп хис итә алды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев