Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Сиксән өч яшендә дә сыер асрый

Кадыбаш авылының иң өлкән кешеләренең берсе Мөкатдисә апа БАТЫРШИНАга күз тимәсен! Ул 83 яшендә дә сыер асрап көн күрә.

Әле кайчан гына һәр авылда хуҗалык саен бер, ике, өч баш сыер булса, соңгы елларда, ни кызганыч, гаиләне туендыручы малкайны тотудан күпләр бизеп бара. Мөкатдисә апа кебек эш сөючән, абзарның буш торуын күз алдына да китермәүче өлкәннәр нәкъ менә шундый райондашларга үрнәк булып тора.
Дөрес, ул да гомер буе авылда яшәмәгән. Бәхетен шәһәрдә табу нияте белән чыгып китеп, күп еллар Сарапулда торган. Балалары буй җиткәч, 54 яшендә генә туган авылына кайтып төпләнгән. Колхоз фермасына эшкә урнашкан. Йорт сатып алган, маллар асрый башлаган. Пенсиягә чыкканчы гына эшлим дигән хезмәт юлы 15 ел дәвам иткән. 70 яшендә генә “колхоз” эшеннән туктаган. 
Әмма шул яшьтә дә тыныч кына яшәү турында уйламаган. Аның бүгенгә кадәр һәр иртәсе абзарындагы сыер һәм бозауны караудан башлана.
– Йокыдан уянуга физкультура ясап алам. Һәр иртәне 15-20 минут төрле күнегүләр ясап тәнне җылытсаң, кәеф тә күтәренке була, дәрт тә ташып тора, – дип елмая Мөкатдисә апа. 
Аннан юл – абзарга. Чуаркае мөгрәп каршы ала аны. Ашарга салып, астын чистартканнан соң сөтлебикәсен сава. Өлкән яшьтә булса да кулларына күз иярми авыл апасының. Гомере буе авыр хезмәттә булган куллар шактый шомарганнар, аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торуы да рәхәт. 
– Яңа сауган сөтнең хуш исе абзарга тарала. Ә тәме нәкъ балачактагы кебек, – ди Мөкатдисә апа. – Кызганыч, хәзерге буын балаларының күбесе яңа сауган җылы сөтнең тәмен белми инде...
Сөтне сатканы юк. Сораган авылдашларына бирә. Сепарат аертып, май яза. 
– Өлкән яшьтә бу кадәр эшне башкару авырдыр бит, Мөкатдисә апа, – дигән сүзләребезгә ул:
– Эш кешене яшәтә, балам. Хәрәкәттә – бәрәкәт, шуны онытмагыз. Сыер асрау – минем өчен тормыш мәгънәсе. Ул яшәү өчен көч бирә, ялгызлыкны оныттыра. Абзарга көнгә ничә чыксам да, малкайларым белән сөйләшеп керәм, – диде.  
Ветеринария ярдәме кирәк булганда, Исәнбайдагы мал табибларына хәбәр бирә. “Беркайчан каршы килгәннәре юк”, – ди.
Сыерның бозавын иткә суялар. “Үзең үстергән, үзең караган терлекнең ите – иң тәмлесе”, ди.
Мал азыгын сатып ала. Аның белән проблема юк икән. Печәнне дә, ашлыкны да китереп бирәләр. Күпләр инде чалгы тотып печән чабуны онытсалар, Мөкатдисә апа җәй буе малларына печәнне үзе чабып, ташып ашата. 
– Мин аның авырлыгын тоймыйм. Без бит эшләп үскән буын, – ди.
Сәламәт булганда сыер асраудан туктарга җыенмый авыл апасы. “Мин өйдә кул кушырып утыруны күз алдына да китермим”, – ди ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев