Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Сокманда яшәүче Гәрәевларның ишегалдысы кош-корт тавышыннан гөрләп тора

Лаеклы ялда булсалар да, мөгезле эре терлек тә асрыйлар, елның-елында бройлер, үрдәк, каз, күркә дә үстерәләр

Тәбәрле авыл җирлегенә керүче Сокман авылында 20дән артык йортта гына ут яна. Кечкенә булса да, авылдагы һәр гаилә тырышлыгы белән үрнәк. Рәйхан– Мәдинә ГӘРӘЕВлар да – шундыйлардан. Лаеклы ялда булсалар да, мөгезле эре терлек тә асрыйлар, елның-елында бройлер, үрдәк, каз, күркә дә үстерәләр.

Икесе дә шушы авылда туып-үскәннәр алар. Авыл җирендә малсыз, кош-кортсыз яшәүне күз алдына китермиләр Гәрәевлар.

– Үзе дә гомер буе каз асраган әни мин кияүгә чыкканда бирнәгә каз да бирде. Каенатам белән каенанам да каз тоталар иде. Гаилә корганыбызга 40 ел, бу йорт кошларын асрамый калганыбыз юк, – ди Мәдинә апа.

Дөрес, хәзер элекке кебек йорт казлары тотмыйлар инде. Май аенда ук бер атналык бәбкәләр сатып алалар.

– Кечкенә “йомгак”- ларны бик яратабыз. Сөйләшәбез, кулга ияләштерәбез. Алар игътибарны сизәләр, – ди хуҗабикә. Әле моннан берничә ел элек кенә 50шәр баш каз үстергәннәр алар.

– Балаларны укытканда сатып азмы-күпме керем дә алдык, – диләр.

Хәзер инде үзләре һәм балалары өчен генә үстерәләр әлеге йорт кошларын. Аларны киметүнең бер сәбәбе – елгага төшереп булмауда. Чөнки төлкеләр йорт кошларын сагалап кына торалар икән.

– Элек казлар атналар буе кайтмыйча, рәхәтләнеп су буенда үсәләр иде. Хәзер капкадан чыгарырга да куркыныч, – ди Рәйхан абый.

Шуңа күрә кошлар хуҗалыкта бүленеп алынган урында гына үсәләр. Аларны да, үрдәк-күркәләрне дә, җәен бройлерларны да казанда пешкән бодай һәм бәрәңге пешереп сыйлыйлар.

– Казлар – 4-5, күркәләр 14-15 килога кадәр җитәләр, – ди Рәйхан абый. Түшкәләрне кайнар суда пешекләп йолкыйлар. Соңыннан хуҗабикә йонын киптереп мендәрләр ясый. Каз итеннән әзерләнгән ризыкларны да яраталар алар.

– Барысы да файдага гына: ите дә, йоны да... Бары ялкауланмаска, иренмәскә генә кирәк, – ди Мәдинә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев