Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Суккан палас өйгә аерым ямь бирә

Кадрәктән Мария АРТЕМЬЕВА тукучылык белән шөгыльләнә.

УТЫЗ ЕЛДАН СОҢ

–       Минем әби дә, әни дә тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Мәктәптән кайткач мин дә алар белән бергә станок артына утырып тукып карый идем, – дип хәтер яңарта ул. – Кияүгә чыкканда әни белән әби бирнәгә тулы бер комплект идән паласы суктылар. Ә мин аларга ярдәм иттем. Әнә шулай, акрынлап борынгы кәсепкә мин дә өйрәндем.

Аннан 30 елга якын дәвам иткән тәнәфес була. Гаилә, балалар, мал-туар, бакча, клубтагы тынгысыз эш, бетмәс-төкәнмәс чаралар, бәйге-фестивальләр аркасында әлеге шөгыльдән нәкъ шуның кадәр вакытка аерылып тора ул.

–       Бервакыт 90нчы елларда Менделеев районында узган Семык бәйрәмендә бер әби иске станокта палас сукты. Мин андыйны башка бер җирдә дә күрмәдем. 2022 елда Семыкка әзерләнә башлагач, башка “мин дә тукучылык буенча мастер-класс уздырып карыйм әле, халык күрсен” дигән уй килде...

 

БЕР ӘЙТТЕ, ИКЕ...

Идән паласлары сугу буенча төп этәрүчесе, киңәш бирүчесе дип Кадрәкнең танылган кул эшләре остасы, “Кадрек сем” халык ансамбленә йөрүче Юлия Миляеваны исәпли ул.

–       Репетицияләрнең берсендә Юлия Григорьевна: “Минем паласлар тукыйсым килә”, – диде. Бер әйтте, ике... Ул әйткәч, минем дә теләгем уянды, – дип көлә Мария Михайловна. – Нәкъ менә Семык якынлашкан чаклар иде ул.

Алар ире Анатолий белән бергәләп торгызган әлеге иске туку станогы кайчандыр Кадрәктән Елизавета Миляеваныкы булган. Аңа каенанасыннан күчкән. Аларның икесе дә вафат инде.

–       Станокны безгә Елизавета Игнатьевнаның оныгы Ирина бирде. Күз алдына китерегез: аларда әле бүген дә әниләре һәм әбиләре суккан 30-40ар метрлы яңа идән паласлары саклана, – ди Мария Михайловна. – Без аларны Семыкта күргәзмәгә дә куйдык.

 

НИДӘН БАШЛАРГА  БЕЛМӘДЕМ

Алар станокны чистарталар, җыялар, урнаштыралар. Ә алга таба аның белән нишләргә? 30 ел эчендә барысы да онытылган бит.

–       Мин дә нәрсәдән башларга белмәдем, – ди оста.

Әмма Мария Михайловна югалып калмый. Вакыт тыгыз, чөнки Семык бәйрәменә ул 40тан артык (!) мари киемнәре комплекты да тегә. Шулай да тукучылык технологиясен хәтерендә торгызырга тырыша. Нәрсәнедер исенә төшерә, кайсынадыр логик фикер йөртү аша төшенә, кайдадыр әбиләр яки интернет ярдәмгә килә. Шаршады музее җитәкчесе Зөлфия Нәфыйкова янына консультациягә дә барып кайта. Туганнары җепләрне сузарга ярдәм итә.

–       Сүз уңаеннан, җепләрне дөрес итеп урнаштыру – иң авыры. Моңа берничә көн вакыт китә. Ә тукуы авыр түгел! – ди Мария Михайловна.

Кайчандыр нәрсәдән башларга белми аптыраса, хәзер станок өлешләренең исемнәрен яттан белә хәтта: бердо, навой, стопор... Күптән түгел 15 метрлы беренче паласын сугып бетергән.

–       Борынгы кәсепне үзләштерә алуыма бик шат. Хаталар да, эшләп бетермәгән җирләр дә булды: төзәттем, бетердем. Алга таба тагын да яхшырак һәм пөхтәрәк булыр дип уйлыйм, – ди оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев