Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм кичә узды

Кичә барышында хатын-кызлар заманча, матур итеп яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр

4 нче март көнне Тирсә мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яулыгым-йөз байлыгым» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде, дип хәбәр итә «Тирсә мәдәният йорты».

Кичәдә катнашучылар тарих битләренә күз салып, бүгенгене барладылар, хатын-кыз күрке булган яулыклар турында сөйләштеләр.

Китапханә хезмәткәре “Яулыкларда халык тарихы” исемле күргәзмә белән таныштырды, яулыклар төре, аларның килеп чыгышы турында сөйләде. Тамашачылар бердәм булып табышмак-сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрдә теләп катнаштылар.

Кичә шәльяулыклар турында җырлар белән үрелеп барды. Хатын-кызлар халкыбызның элек-электән яратып җырлана торган “Шәл бәйләдем”, “Ак яулыклы әнием”, “Әннә ги, геннә ги” җырларын зур осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар.

Мастер-класс карап, хатын-кызлар заманча, матур итеп яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр.

Кичә ахырында кәгазьдән «Шәльяулык» ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бик матур шәльяулыклар килеп чыкты.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев