Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тукай авылының Ак әбисе сабыр догалары укып яши

Мәчет сукмагына тузан төшерми

Тукайда яшәүче Кадрия ИБРАЕВА – авылның хөрмәтле Ак әбисе. Биш вакыт намаз иясе, мәчет сукмагына тузан төшермәүче дин кардәшебез ул.

Көчек авылында туып-үскән кызның Шәмси әбисе дини гыйлемле карчык була. Аны “профессор“ дип йөрткәннәр. Болай диюләре юкка түгел: кечкенәдән үк оныкларына “яхшы сүз өйрәнегез“ дип үгет-нәсыйхәт бирә, аларны дисбе тартырга, намаз, догалар укырга өйрәтә ул. 

Тукай авылы егете Гыйльминур белән гаилә коргач, яшь килен фермага эшкә килә. 45 ел сыер сава, алдынгылар сафында була. Дус-тату гаиләдә ике ул үстерәләр. Ни кызганыч, улларының икесе дә, бер оныгы да фани дөньяны калдырып киткәннәр: Рафисы – юл һәлакәтендә, Фәрите һәм оныгы – авырып. Җәмәгате дә 30 ел элек бакыйлыкка күчкән. Аларның һәммәсенең догачысы булып яши ул, якыннарына  багышлап корбан чалдыра.

– Яшь вакытта да намазны калдырмаска тырыштык. Лаеклы ялга чыккач биш вакыт намазны да укып барам, Аллага шөкер, – ди бай иманлы Кадрия апа.

Язма героебызның язмышы турында тулырак 14 гыйнварда чыккан газетабызның 1 нче санында укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев