Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Уразайда «Карга боткасы» бәйрәме узган

Зур казанда тәмле ботка пешкән арада катнашучылар өчен кызыклы тарихи сәяхәт оештырылды

Уразай авылында халкыбызның иң күңелле һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе — «Карга боткасы» гөрләде. Авыл клубы янындагы бакчада оештырылган бу чара балаларны да, өлкәннәрне дә бергә җыйды.

Зур казанда тәмле ботка пешкән арада катнашучылар өчен кызыклы тарихи сәяхәт оештырылды. Өлкәннәр балаларга «Карга боткасы»ның килеп чыгышы, борынгы бабаларыбызның бу көнне ничек үткәрүе, табигатьтән уңдырышлы ел һәм яңгырлар сорау йоласы турында сөйләделәр.

Балалар да, өлкәннәр дә милли уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Шат тавышлар һәм күңелле җырлар авыл бакчасына ямь өстәде.

Чараның иң көтеп алынган мизгеле — учак исе сеңгән, бик тә тәмле булып пешкән ботка белән сыйлану булды. Катнашучылар бергәләп боткадан авыз иттеләр, үзара җылы әңгәмәләр кордылар. Йола буенча, ботканың бер өлешен табигатькә — «каргаларга» да калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев