Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Үтәгән авылында яшәүче Бәшәровлар гаиләсе Яңа ел каникулын ничек уздыралар?

Чаңгыда йөриләр, китап укыйлар, театрга баралар

–    Озын каникулда балаларны нәрсә белән кызыксындырачагымны, кая барачагыбызны алдан планлаштырып куям, – ди Резидә Бәшәрова.
Аның үзенең дә, 5 һәм 2нче сыйныфта укучы балалары Раяз белән Зиләнең дә чаңгылары бар. Беренче кар төшүгә үк чаңгыга басканнар. Каникул вакытында да көн саен саф һавада чаңгыда йөриячәкләр.

–    Битләр алсуланып, тамаклар ачып өйгә кайтабыз. Бергәләп йөрү бик кызык һәм рәхәт, – ди Резидә ханым.
Көн саен китап уку да – гаиләдә матур традиция. Әниләре кебек Раяз белән Зилә дә китап укырга яраталар. 

–    Китапханәдә балаларым укымаган китап та калмады бугай инде, – ди Резидә.

Яңа ел каникулында Чаллыга да барырга планлаштыралар. Чаллы дәүләт Татар  драма театрында спектакль карау – зур хыяллары. Биредә чаңгы трассасында чаңгыда йөрү турында да уйлыйлар. 

–    Үтәгән Мәдәният йорты мөдире Рәмзилә Габдрахмановага да зур рәхмәт! Ел саен Яңа ел каникулында клубта балаларга төрле уеннар, бәйгеләр оештыра.

Балаларым – аларда да иң актив катнашучылар, – ди Резидә ханым.

–    Авылда яшәсәк тә каникулны ничек уздырыйк икән дип аптырамыйбыз. Балалар белән бер дулкында үзем дә рәхәтләнеп күңел ачам, – дип тә өсти ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев