"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы
Бүген Хор.Ключта яшәүче Гафият ага Масков 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров котладылар. 14 яшендә колхозда кырчылык эшендә эшли башлаган Гафиятнең гомере туган авылына хезмәт итеп уза: озак еллар бригадир, тәэминатчы булып эшли ул. Яхшы...
2 июль көнне зур базардан һәм кирпеч заводыннан Сабан туе мәйданына 9.30-10.30 сәгатьләрдә 15 минут интервал белән маршрут автобуслары йөри. Мәйданнан зур базарга 15-16 сәгатьләрдә 20 минут саен, кирпеч заводына 15.10-15.40 сәгатьләрдә 15 минут интервал белән автобусларда кайтырга мөмкин.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий МАКАРОВның Сабан туе бәйрәме белән котлавы Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Сезне иң яраткан бәйрәмебез - Сабан туе белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә халкыбызның күңел байлыгы, милли гореф-гадәтләребез, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләребез, милләтләр дуслыгы, үзара аңлашуның ныгуы ачык күренә. Бәйрәм алдыннан көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә...
1 июльдән газга, утка күбрәк түли башлыйбыз. Газның бер куб метры 5,48 сум (5,27 сум иде), утның бер киловатты - шәһәрдә 3,56 сум (3,43 сум иде), авылда - 2,49 (2,40 сум иде) булачак.
0