Кырларда – гөлләр бәйләме
Кыр чәчәкләренә су сипмиләр,
Болын-аланнарда үсәләр.
Чәчәк исләреннән исерәләр
Авыл тугаенда иртәләр.
Яшел диңгез... Тәкыяләр сыман
Йөзеп йөри гөлләр бәйләме.
Тәнгә җирдән сихәт күтәрелә,
Тантана бу, күңел бәйрәме.
Кыргый кашкарыйлар, күктәтәйләр
Кыңгырау чәчәк, әнис, төймәбашлар.
Алар ташлап китмәс, алар кипмәс,
Туган җирнең җан җылысын саклар.
Күрче, аланнарда чәчәк туе!
Кәләшсыман...