Әгерҗе районында 71 шофер руль артына салган килеш утырган
Машина руле артына салмыш хәлдә утыручыларның яртысы халык ярдәме белән ачыклана. Бу хакта һәм районда рульгә исерек килеш утыручылар белән бәйле хәлнең торышы турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмә кордык. - Олег Ринатович, әңгәмәне саннардан башлыйк әле. - Быелның биш аенда руль артына салган хәлдә утырган 71 шофер...
Машина руле артына салмыш хәлдә утыручыларның яртысы халык ярдәме белән ачыклана. Бу хакта һәм районда рульгә исерек килеш утыручылар белән бәйле хәлнең торышы турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмә кордык.
- Олег Ринатович, әңгәмәне саннардан башлыйк әле.
- Быелның биш аенда руль артына салган хәлдә утырган 71 шофер тоткарланды. Узган ел бу сан 62 иде. Аларның һәркайсы, "права"сыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штрафка тартылды.

- Алар гаебе белән үлем-нитем булмагандыр бит...
- Бер юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче булды. Әгерҗедә Димитров һәм Сәетов урамнары кисешкән урында берәү өлкән яшьтәге ханымны бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача. Ул шунда ук тоткарланды. Бу шоферның өч елга правасы алынды. Рульгә исерек килеш утырган өчен 30 мең сум, кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен 15 мең сум штраф салынды. Хәзерге вакытта шундый ук тагын берничә эш карала.
- Тәртип бозучылар арасында рецидивистлар бармы?
- Дүрт очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Болар - янә исерек хәлдә правасыз килеш йә яңа праваны алгач бер ел эчендә машина руле артына утыручылар. Күп очракта алар мәҗбүри эшкә җәлеп ителәләр. Узган ел Мордывыйдан берәүне 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы колониягә озату хөкеме чыгарылды.
- Руль артына исерек килеш утыруның тагын нинди очраклары бар?
- Сирәк кенә булса да хатын-кызлар да эләгә. Әйтик, май аенда берәүне тоткарладык. Хәзерге вакытта аның эше каралуда.
Рульгә исерек килеш утыручылар арасында Ижау, Алнаш, Кече Пургада яшәүчеләр дә еш очрый. Кагыйдә буларак, болар - йә балыкчылар, йә төнге кафе кунаклары. Транспортны исерек хәлдә урлауның ике очрагы булды. Шундыйларның берсе моңа кадәр транспорт урлап тоткарланган иде инде.
Хәзерге вакытта мотоблоклар буенча актив эш алып барабыз. Әлеге агрегатның тагылмасы йөк йөртү өчен файдаланыла икән, ул транспорт чарасы булып исәпләнә. Аның белән праваң булса гына идарә итәргә мөмкин. Күптән түгел мотоблокка салмыш хәлдә утырган ике кешене тоткарладык.
- Соңгы вакытларда массакүләм максатчан рейдларның еш уздырыла башлавын күрәбез.
- ТР буенча Эчке эшләр министрының "юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында"гы күрсәтмәсе нигезендә агымдагы елның 19 январеннан катгый тәртип бозучыларны ачыклау максатыннан массакүләм рейдлар уздырабыз. Аларга полициянең участок вәкилләрен, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге тикшерүчеләрен, наркоконтроль хезмәткәрләрен җәлеп итәбез. Гадәттә, төп юлда кизү торабыз. Әйләнгеч юлны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Тәртип бозучылар шәһәр үзәгенә, гадәттә, нәкъ менә әлеге юл аша узарга тырышалар.
Соңгы вакытларда исерек килеш рульгә утыручыларны ачыклауда халык ярдәмен тоябыз. Юлда шикле хәлләрне күрү белән таксистлар полиция бүлегенә шалтыраталар. Машинаның кая таба хәрәкәт итүен, төсен, дәүләт номерын атыйлар. Кайчак иренең исерек килеш рульгә утырып чыгып китүе турында хатыны да хәбәр итә. Күпкатлы йортлардан шалтыратучылар да була. Кыскасы, мондый аянычлы очракларның яртысы диярлек әнә шундый игътибарлы халык ярдәме белән ачыклана. Моның өчен без аларга рәхмәтле.
Шулай ук Ижаудан ирекле халык дружинасы әгъзалары белән хезмәттәшлек итәбез. Аларның безнең районда бу юнәлештә моңа кадәр дә эшләгәннәре бар иде. Исерек килеш рульгә утыруның берничә очрагы нәкъ менә алар ярдәме белән ачыкланды.
- Рульгә исерек килеш утыручылар штрафларын ничек түлиләр?
- Әлеге тәртип бозу очрагы буенча штраф түләү күрсәткече бүгенге көнгә 70,9 процент тәшкил итә. Бу - республиканыкыннан югарырак (республикада - 64 процент). Бездә 30 мең түләргә тиешле 23 штрафник исәптә тора.
- Эчүчелек турында сөйләгәндә, легаль булмаган спиртлы эчемлекләрне ачыклау буенча хәлнең торышы турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
- Март аенда Рәшит Әлмөхәммәтов һәм Фәрхәд Фәрвазов экипажы Кадыбашта ике мең литр ялган аракы төягән "Газель" машинасын тоткарлады. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. Ә хезмәттәшләребезне бүләкләү өчен документлар әзерләнә. Алар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм "Татспиртпром" тарафыннан бүләкләнәчәк.
- Сез сөйләгәннәрдән аңлашылганча, руль артына салмыш хәлдә утыручылар саны һаман кимеми...
- Ни кызганыч, әмма бу шулай. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторларына әлеге юнәлештә тагын да көчәйтелгән режимда эшләү, күбрәк тәртип бозучыларны ачыклап җаваплылыкка тарту гына кала.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев