Усмановлар гаиләсе социаль контракт ярдәмендә үз эшләрен киңәйткән
Яшәеш

Усмановлар гаиләсе социаль контракт ярдәмендә үз эшләрен киңәйткән

Матурлык һәм уңайлылык булдыруда ярдәм итәргә әзер

Газета укучылар килешер: максатчан булганда, мөмкинлекләрдән дөрес файдаланганда, заман белән бергә атлаганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Әгерҗедә яшәүче Рәдүл–Анжела УСМАНОВЛАР гаиләсе – моңа ачык мисал.

КҮҢЕЛЛӘРЕ БЕЛӘН – ТУГАН ЯКТА

Рәдүл белән Анжела 2012 елда өйләнешәләр. Гаилә тормышлары Ижауда башланса да, күңеллләре белән алар һәрчак туган якларында булалар. Бу – табигый, чөнки Рәдүл Иж-Бәйки авылында туып-үскән, Анжела – Тирсәдә. 2015 елда беренче кызлары Эмилия, тагын ике елдан Милана туа. Вакыт узу белән яшь пар Әгерҗегә кайтырга карар кыла, чөнки биредә һәр почмак таныш, якыннар янәшәдә һәм туган якта гына, чын мәгънәсендә, үзеңне файдалы итеп тоеп була. Бирегә кайткач, тәрәзәләр кую буенча үз эшләрен ачу турында уйлыйлар. Рәдүлнең бу вакытка әлеге эш буенча бай тәҗрибәсе дә була. Әмма эшне башлап җибәрү җиңел булмый. Озакламый тагын бер сынау килә – пандемия.

Әлеге чорда күпләр проектларыннан баш тарталар, әмма Усмановлар ябылмыйлар. Алар акрынлап клиент базасы туплыйлар, репутацияләрен саклыйлар һәм һәр заказның кадерен белергә өйрәнәләр. Иң яхшы алга этәрүче көчнең халык ышанычы булуын аңлап алалар. Бик тиздән “сарафан радиосы” эшли башлый һәм заказлар хәтта Менделеев, Казан, Удмуртиядән дә килә.

ЯҢА ЮНӘЛЕШ

Алга таба клиентлар ишекләр кую белән кызыксына башлыйлар. Сорау көннән-көн арта. Рәдүл белән Анжела җитди рәвештә яңа юнәлештә эшләүгә күчәләр. Базарны өйрәнәләр, ышанычлы тәэмин итүчеләрне сайлап алалар.

Район хакимиятенә эшмәкәрләр белән очрашуга бару яңа юнәлештә эшли башлауны тизләтә генә. Анда Усмановлар “Гаилә” милли проекты кысаларындагы социаль контракт турында беләләр.

– Район башкарма комитетының икътисад бүлегендә барлык нечкәлекләр турында сөйләсәләр, халыкны социаль яклау бүлегендә кирәкле документларны җыярга булыштылар. Заявканы бик тиз хупладылар, – ди Анжела. – Алган акчалар ишекләр һәм аларны комплектлаучы детальләрне турыдан-туры заводтан алуга тотылды: шулай эшләгәндә сыйфатны тиешле дәрәҗәдә тотарга да, бәяне күтәрмәскә дә була.

ИҢ МӨҺИМЕ – ГАИЛӘ

Бүген алар бергәләп эшлиләр. Гаилә башлыгы буларак, төп җаваплылык – Рәдүлдә. Анжела аңа ышанычлы терәк булып тора: финанс, оештыру мәсьәләләрендә, клиентлар белән аралашуда булыша. Иң мөһиме, өйдәге уңайлылык һәм тынычлык сагында тора. Кызларын да бергәләп тәрбиялиләр. Эмилия пианинода уйнау белән мавыкса, Миланага домрада уйнау, рәсем ясау ошый. Ике кыз да гимнастика белән шөгыльләнәләр һәм әти-әниләрен уңышлары белән сөендерәләр.

Усмановлар Әгерҗегә кайтканнарына һич тә үкенмиләр. Шәһәрне ихлас яраталар, аның үсешенә сөенәләр һәм аның алга китешенә үзләре дә өлеш кертергә телиләр.

– Без районда яшәүчеләрнең үз йортларында уңайлылык һәм матурлык булдыру теләге артуын да күрәбез. Һәм бу уңайдан аларга бик теләп булышабыз, – диләр.

Яшь максатчан гаиләгә алга таба да уңышлар юлдаш булуын телисе кала.

Социаль контракт нәрсәгә бирелә:

  • 350 мең сумга кадәр – үз эшеңне ачуга;
  • 200 мең сумга кадәр – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә;
  • эш эзләү, тормыш авырлыкларыннан чыгу өчен түләүләр.
Әгерҗе районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова билгеләп үткәнчә, ел башыннан Әгерҗе районында 30дан артык социаль килешү төзелгән. 
Бу ярдәм районда даими яки вакытлыча пропискасы булган Россия гражданнарына бирелә. Моның өчен гаиләнең соңгы 3 айдагы уртача кереме төбәкнең яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Гариза социаль яклау идарәсе, Дәүләт хезмәтләре порталы яки күпфункцияле үзәк аша тапшырыла. Аны карау вакыты – 10 календарь көнгә кадәр. Башка ведомстволарга запрослар юлланганда 30 көнгә кадәр булырга мөмкин.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев