Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кырларда – гөлләр бәйләме

Кыр чәчәкләренә су сипмиләр, Болын-аланнарда үсәләр. Чәчәк исләреннән исерәләр Авыл тугаенда иртәләр. Яшел диңгез... Тәкыяләр сыман Йөзеп йөри гөлләр бәйләме. Тәнгә җирдән сихәт күтәрелә, Тантана бу, күңел бәйрәме. Кыргый кашкарыйлар, күктәтәйләр Кыңгырау чәчәк, әнис, төймәбашлар. Алар ташлап китмәс, алар кипмәс, Туган җирнең җан җылысын саклар. Күрче, аланнарда чәчәк туе! Кәләшсыман...

Кыр чәчәкләренә су сипмиләр,
Болын-аланнарда үсәләр.
Чәчәк исләреннән исерәләр
Авыл тугаенда иртәләр.

Яшел диңгез... Тәкыяләр сыман
Йөзеп йөри гөлләр бәйләме.
Тәнгә җирдән сихәт күтәрелә,
Тантана бу, күңел бәйрәме.


Кыргый кашкарыйлар, күктәтәйләр
Кыңгырау чәчәк, әнис, төймәбашлар.
Алар ташлап китмәс, алар кипмәс,
Туган җирнең җан җылысын саклар.


Күрче, аланнарда чәчәк туе!
Кәләшсыман ап-ак ромашкалар!
Аллы-гөлле үзәннәрне саклый
Горур нарат, имән, чыршылар.


Ак, шәмәхә, сары, зәңгәр, кызыл...
Гүзәллектән күзләр камаша.
Төсле җептән үргән келәмнәрдә
Бер йөреп кайт, хәйран-тамаша!

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев