Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

16 яшьлек мопедчы ике кызны бәрдергән һәм үзе һәлак булган

Җәяүле, 21 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, тагын бер җәяүле 23 яшьлек кыз зыян күрмәгән

Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мопедта йөргән 16 яшьлек үсмер ике җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң егет үзе дә әйләнеп капланган.

Мопедчы Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче җан бирә. Җәяүле, 21 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, тагын бер җәяүле 23 яшьлек кыз зыян күрмәгән.

Кызлар яктыртылмаган юл буйлап барган, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары да булмаган. Ә егетнең машина йөртү таныклыгы юк, өстәвенә ул пассив саклану чараларын да кимәгән. Мототранспортны аңа әнисе моннан бер ай элек, аның туган көне, уналты яшенә бүләк иткән.

"Әти-әниләр үз балаларына шундый „бүләкләр“ сатып ала икән, машина йөртү күнекмәләренә өйрәтергә һәм тиешле документлар алырга кирәклеген аңламый. Ишегалдында торган мотоцикл яки мопед аңлы рәвештә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен бозуга этәрә һәм алар тарафыннан юл һәлакәтләренә, шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китерә", — дигән Башкорстан ГАИ башлыгы Владимир Севастьянов.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев