2 бала һәм тагын 3 кеше машинада янып үлгәннәр
Йөк машинасы белән бәрелешкәннәр
12 ноябрьдә Тверь өлкәсендә М-9 «Балтия» трассасында коточкыч авариядә 5 кеше янып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип белдерде Интертат.
Фаҗига Нелидовский округында кич белән була.
Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, 17.10 сәгатьтә «Форд Фокус» машинасын йөртүче, алдагы машинаны узар өчен, каршы як полосага чыга. Биредә ул йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Форд»ка ут каба. Аның эчендә 5 кеше – 3 олы кеше һәм балигъ булмаган яшьтәге 2 бала була. Алар барысы да һәлак була, машина тулысынча янып бетә.
Әлеге авариядә тагын бер машина – «ВАЗ-2109» катнаша. «Форд Фокус» нәкъ менә шушы машинаны узарга чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Аннары «Форд» «ВАЗ» автомобиленә дә бәрелгән. «ВАЗ» машинасындагы кешеләргә зыян килмәгән.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Фото: https://t.me/prokuraturatverskoioblasti
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев