20 яшьлек егет һәлак булган
Фаҗига бүген иртән булган
Чирмешән районында производствода 20 яшьлек эшче үлгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип белдерде Татар-информ.
Фаҗига бүген иртән «Кама автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү тресты» оешмасы җитештерү территориясендәге мәйданчыкка бетон җәйгәндә килеп чыга.
Егетнең кулы грунт изгеч механизмына эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә.
Вакыйга урынына район прокуроры вазифаларын башкаручы Рәзинә Фәсәхова киткән.
Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев