21 яшьлек егет ток сугудан үлгән
Җинаять эше кузгатылырга мөмкин
Татарстанның Әлмәт районында эшче егетне ток сугып үтергән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Фаҗига кичә кичке җиделәр тирәсендә булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек эшче Дербедень авылы янында бораулау җайланмасында монтажлау эшләре белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә субподряд оешмасы хезмәткәрен ток суккан һәм ул мәйданчыкка егылган. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев та килгән.
Хәзерге вакытта хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелә, җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев