Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

36 яшьлек ир-ат танышларында кунакта булганда яшерен рәвештә банк картасын урлаган

Суд аңа 4 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү рәвешендә җәза билгеләгән

Әгерҗе районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул банк счетыннан акча урлауда һәм үзләштерүдә гаепле дип табылган. 

Билгеле булганча, 2023 елның 23 июнендә гаепләнүче салмыш хәлдә Әгерҗедә танышларында кунакта булганда яшерен рәвештә аның банк картасын урлаган.

Аннан кибеттән шуның белән 6 мең сумга әйбер сатып алган.   

Моннан тыш, әлеге ир-ат салмыш хәлдә Заводская урамында танышыннан шалтырату өчен дип мобиль телефонын сорап алган һәм соңыннан аны 500 сумга ломбардка тапшырган. 

Хөкем ителүче үз гаебен таныган һәм китергән зыянын каплаган. Телефон хуҗасына кире кайтарылган. 

Суд аңа  4 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү рәвешендә җәза билгеләгән.  Суд карары законлы көченә кермәгән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев