Абзарда янгын чыгып, 7 ат янып үлгән
Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә
Мәскәүдә ат абзарында янгын чыгып җиде ат үлде, дип хәбәр итә РИА Новости. Янгын «Лосиный остров» милли паркы территориясендәге ат абзарында була.
Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә. Агентлык мәгълүматлары буенча, биш ат коткарылган, тагын җиде ат һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләрен прокуратура тикшерә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/129682/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев