Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Әгерҗе районында 53 яшьлек ир-ат бергә яшәүче хатынын кыйнаган

Ир кеше үз гаебен таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 53 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны саксызлык аркасында зарар күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепле дип таныган.

Судта билгеле булганча, 2023 елның 8 маенда әлеге ир кеше райондагы бер авылда спиртлы эчемлек куллана. Көнләшү аркасында бергә яшәүче хатыны белән ачуланыша һәм аны кыйный. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлә.

Ир кеше үз гаебен таный. Суд, аны үзгә режимдагы төзәтү колониясенә җибәреп, 11 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели. 

Суд хөкеме үз көченә кермәгән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев