Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Әти-әнисе 8 айлык баласын иттарткычтан чыгарган

Баланың калдыкларын 13 пакетка салып алып чыкканнар

2023 елның апрелендә Ростов-на-Донудагы бер фатирда ир белән хатын 8 айлык кызларын үтереп, мәетен тураклаган. Алар баланың калдыкларын иттарткычтан чыгарып, җинаять эзен яшерергә маташканнар. Бу турыда тикшерү органнарына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

«Якынча белешмә буенча, 28 апрельдә ир белән хатын 8 айлык кызларын имгәтә, аннары бала үлә. Ир белән хатын мәетне яшерергә маташа», – дигәннәр ведомствода.

Яшь әти-әни – менеджер булып эшләүче 33 яшьлек ир-ат һәм Ростов дәүләт медицина университетының 6нчы курсында укучы 23 яшьлек студент кыз. Ул, вузны бетергәч, педиатр булырга җыена.

23 яшьлек хатын полициягә үз версиясен сөйли. Имеш, фатирга билгесез кешеләр бәреп кергән һәм баланы урлаган. Имеш, аның йөзенә борычлы газ сипкәннәр, ул аңын югалткан, ә җинаятьчеләр чыгып югалган.

Тикшерүчеләр фатирны тентегәндә, суыткычта бала калдыклары салынган савытлар таба. Фатирда кан эзләре, аш бүлмәсендә пычаклар, балта, электрик иттарткыч була. Аларда баланың тукымалары эзен табалар. Баланың калдыкларын 13 пакетка салып, фатирдан алып чыкканнар.

33 яшьлек әти кешегә һәм аның сөйгәненә карата җинаять эше ачылган. Соңрак ир-ат сөйләгәнчә, ул 8 айлык кызына очраклы рәвештә аягы белән тибә, бу вакытта бала анасының кулында була. Ир белән хатын баланың мәетен тураклап, калдыкларын ташлап, дәлилләрне яшерергә һәм җаваплылыктан качарга маташа. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев