Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Балалар ипи кыздырырга учак яккач, өй, гараж һәм сарай янып беткән

Балалар да, өлкәннәр дә зыян күрмәгән

Мордовиядә балалар ипи кыздырырга маташкан аркасында өй янып беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Красноармейский бистәсендә 8әр яшьлек ике малай, ишегалдында учак ягып, ипи кыздырмакчы була. Җил учакны зурайта, ялкын гаражга, сарайга һәм өйгә күчә.

Балалар да, өлкәннәр дә зыян күрмәгән, янгынны сүндергәннәр. Өйдән берни дә калмаган диярлек.

Коткаручылар кисәтә: балаларга ут белән шаяру куркыныч булуын аңлатыгыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев