Баулыда яшәүче хатын яңа туган баласын үтергән
Тикшерү барышында бу хатын гаебен тулысынча таный, үкенүен әйтә
Баулыда яшәүче 38 яшьлек хатын яңа туган баласын үтерүдә гаебен таныган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Тикшерү барышында бу хатын гаебен тулысынча таный, үкенүен әйтә.
Әлеге хатын өйдә ир бала тудыра. Ул танышлары, туганнары тәнкыйтьләүдән курка һәм җинаятькә бара. Ул яңа туган сабыйны буып үтерә. Бу гамәлен баланы тәрбияләү һәм үстерү җаваплылыгыннан куркуы белән аңлата.
Җинаять эше ачылган, аны судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев