Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Бер ана, үз белдеге белән дәвалап, 6 айлык кызын үтергән

Кызның гомере өзелә

Арсеньевта яшәүче 20 яшьлек хатынны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаеплиләр Ул алты айлык кызы авыргач,  вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәгән һәм сабый үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Приморье крае буенча идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ике бала анасы сабыйлары турында кайгыртмаган, алар антисанитария шартларында яшәгән. Хатынның алты айлык кызы авырып киткәч, ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми, ә үзе дәвалый. Тиешенчә дәваламау нәтиҗәсендә, алты айлык сабыйның хәле кискен начарая һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, кызның гомере өзелә.

Хәзер «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев