Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Бер ир үзенә кунакка килгән хатынны исән килеш коега ташлаган

Суд ирне гаепле дип тапкан һәм ул ирегеннән мәхрүм ителгән

Рязань кешесе саксызлык аркасында кеше үтергән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елның апрелендә ир-ат үзенә кунакка килгәч йоклап киткән таныш хатынын уята алмаган, аны үлгән дип уйлаган. Ул куркып калган һәм хатынны канализация коесына ташлаган. Экспертиза күрсәткәнчә, коега ташлаган вакытта хатын-кыз исән булган. Аның гәүдәсен берничә атнадан соң тапканнар.

Суд ирне гаепле дип тапкан һәм ул ирегеннән мәхрүм ителгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев