Чиләбе өлкәсендәге авылда кырык өй янып беткән
Фаҗига

Чиләбе өлкәсендәге авылда кырык өй янып беткән

Урман янгыннары котыра

Чиләбе өлкәсенең Карталы районындагы Джабык авылында табигый янгын кимендә кырык йортны юк иткән. Поездда узып баручылар әлеге бәла-казаны видеога төшереп алган.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, өлкәнең Карталы, Увельский, Нагайбәк районнарында урман янгыннары котыра. Биредә кимендә 4,8 мең гектар урман яна. Көч җил искәнгә, ут һаман яңа җирләргә күчеп бара.

«Менә Джабык калды. Бөтен йортлары янып бетеп ята. Тимер капкалар һәм торбалар гына торып калган», — ди ролик авторы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, урман янгыны 40 торак йортны, 23 бакча йортын юк иткән. Әле янгын котыруын дәвам итә. Кешеләрне поездда һәм микроавтобусларда эвакуацияләр.

Чыганак


Нет комментариев