Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Дихлофос аркасында гаиләдәге бөтен бала үлеп беткән

Соңгы тапкыр өйдә чебен агуын 20 сентябрьдә сипкәннәр

Красноярск краеның Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә берьюлы 4 бала агуланып үлгәнен язган идек.

«SHOT Проверка» телеграм каналы, Красноярск краендагы гаилә «Варан» дихлофосы белән агуланган булырга мөмкин, дип яза. Бу – хәзер төп версия. Ата-аналар йортны бөҗәкләрдән даими эшкәртеп торганнар, бүлмәләрне начар җилләткәннәр.

Соңгы тапкыр өйдә чебен агуын 20 сентябрьдә сипкәннәр. Икенче көнне иртәнге алтыда, беренче булып, балалар уянган, һәм алар эч авыртуына зарланган. Кечкенә кызлары – 6 яшьлек Арина әтисе аны хастаханәгә алып китү өчен машинасына кадәр күтәреп барганда ук аңын югалткан. Аннары барысы да аңын югалта. Төнлә гаилә дихлофосның агулы парларын сулаган булырга мөмкин.

Пилмән һәм ялгыш пестицидлар салынган тавык белән агуланганнар, дигән версия расланмаган. Һәлак булган кызларның берсенең һәм әтисенең әзер булган анализларында бөҗәкләргә каршы кулланыла торган порошок эзе табылмаган. Балаларның әниләре Красноярск фермасында сыерларны ясалма рәвештә аталандыру технигы булып эшләгән. Ул аннан корткычларга каршы кулланыла торган чараларны өенә дә алып кайткан.

Ир белән хатын хәзер хастаханәдә тернәкләнә. Йөклелекнең соңгы аенда булган Виктория елаудан туктый алмый. Парның 4 баласы да һәлак булган.

Чыганк: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев