Ел башыннан бирле Татарстанда 50 кеше батып үлгән
Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 36 кешенең гомере өзелде
Ел башыннан бирле Татарстарда 50 кеше батып үлгән. Шуларның дүртесе — балалар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
«Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 36 кешенең гомере өзелде. Шуларның икесе — балалар. Фаҗигале очракларның күбесе, нигездә, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенганда теркәлә»,-дип ачыклык кертте Венедиктов.
Ата-ана күз-колак булмау аркасында суга егылып төшкән ике баланың гомерен дә саклап калган коткаручылар. Балыкчыларга да уяулыкны югалтмаска куша алар. Ел башыннан бирле Татарстанда ун балыкчыны коткарганнар.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149058/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев