Фура белән авариядә һәлак булган әти кешенең өч баласы ятим калган
Фаҗига М5 «Урал» юлында була
Башкортстанның Иглин районында М5 трассасында 38 яшьлек ир-ат һәлак булган. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, мәрхүм йөртүче Салават районының Яхъя авылында яши. Ул хатыны белән 3 бала үстерә. Аны игелекле, позитив ир-ат, яхшы ир һәм әти кеше дип искә алалар. Бу турыда «Башинформ» яза.
Социаль челтәрләрдәге фотолардан аңлашылганча, ул хоккей белән мавыккан, «Салават Юлаев» хоккей командасы өчен җааткан, бокс белән кызыксынган.
Фаҗига М5 «Урал» юлында була. Башкортстан ДАИ белешмәсе буенча, «Киа К5» машинасы белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат «FAW» йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче һәлак була, диелә хәбәрдә.
Чыганак:Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев