Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Яшь пар коточкыч авариягә очраган

Ире һәлак булган, хатыны шокта

Екатеринбургта яшәүче ир белән хатын Себер трактында коточкыч авариягә очрый. ЮХИДИ белешмәсе буенча, 4 февральдә иртән 23 яшьлек Екатерина белән 26 яшьлек Сергей «Honda Fit» машинасында бара. Рульдә Екатерина була. Шул чакта алар фонарь баганасына бәрелә. Ир-ат урында ук һәлак була. Хатынны коткаралар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Екатерина хәзер әти-әнисе белән. Ул шок халәтендә», – дигән гаиләнең танышлары.

Екатеринаның социаль челтәрләреннән күренгәнчә, алар Сергей белән 2015 елдан бергә була.

«Алар икесе дә Кировоградтан, соңгы елларда Екатеринбургта яшәделәр. Аларның гаиләсе ихлас хисләр, тугрылык үрнәге иде. Беренче мәхәббәт мәктәп елларында ук башланган. Сережа бик күңелле, игелекле егет иде. Бик кызганыч. Кайгыларын уртаклашам», – ди бер танышлары.

«КП» хәбәрчесе Екатерина белән элемтәгә чыккан, тик ул бер комментарий да бирмәгән.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «Honda Fit» машинасы сул якта иң кырый полосадан бара. Аннары ул кисәк кенә уңга борыла һәм фонарь баганасына бәрелә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев