Җитлекмичә туган баласын мичтә яндырган хатынны тоткарлаганнар
Бу хатынның 2 баласы бар инде
Приморье краеның Оленевод бистәсендә яшәүче хатын җитлекмәгән баласын өйдә тудыра. Аннары ул баланы мичтә яндырган, дип фаразлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.
Сайт чыганагы белешмәсе буенча, әлеге хәл турында биредә яшәүчеләр полициягә хәбәр итә. Хокук саклаучылар өйне карагач, хатынны авырлы чакта табибларда хисапта тормавын ачыклый. Ул баланы үзе тудырган, аннары мичтә яндырган.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, тикшерүчеләр өйдә бала табу билгеләрен ачыкламаган. Сорау алганда хатын әйткәнчә, аның баласы алдан – 5 айлык чакта туган. Хатынга карата «Яңа туган баласын анасы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
«КП» белешмәсе буенча, бу хатынның 2 баласы бар инде. 2020 елда аны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Сабыйлар Хабаровскида балалар йортында яши, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев