Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Казанда ике балалы гаиләнең өе санаулы минутлар эчендә янып беткән

Хәзер бу гаилә бөтенләй урамда калган, өй иминиятләштерелмәгән

Казанда зур янгыннан соң бер гаилә йорт-җирсез калган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Янгын гараждан башланган, аннары өйгә күчкән, һәм барысы да янып беткән. Янгын чыкканда өйдә 4 кеше – ир белән хатын һәм аларның 2 баласы була. Алар урамга чыга, бары тик бик кирәкле әйберләрен генә алырга өлгерәләр

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр якындагы гидрант салкында каткан булуын ачыклый. Ул тулысынча боз астында була. Шулай итеп саналган минутлар эчендә өй янып бетә.

Хәзер бу гаилә бөтенләй урамда калган, өй иминиятләштерелмәгән.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев