Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Күрше Удмуртияда яшен суккач, өй, мунча, каралтылар янып беткән

43 квадрат метр мәйданга таралган янгынны 10 коткаручы һәм 5 берәмлек техника белән сүндерәләр

Удмуртиянең Солдырь авылында, яшен суккач, өй янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Яшен агач өйнең электр бүлгеч тактасына суга. Ул яна башлый. Ут мунчага, каралты-курага күчә.

43 квадрат метр мәйданга таралган янгынны 10 коткаручы һәм 5 берәмлек техника белән сүндерәләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында иминлек кагыйдәләрен искәртә:

  • тәрәзәләрне, ишекләрне, морҗаларны ябыгыз;
  • мичкә якмый торыгыз;
  • электр җиһазларын сүндерегез.

Чыганак: Интертат 

Фото: https://vk.com/mchs__russia

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев