Фаҗига 30 июньдә көндез булган
Башкортстанның Әлшәй районында сөт ташый торган машина белән «Лада Калина» бәрелешкән. Авариядә өч кеше һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига 30 июньдә көндез була.
Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, Чишмә-Кыргыз Миякә юлының 69нчы километрында «Лада Калина» прицеплы «Камаз» машинасына бәрелә. Йөк машинасы сөт ташый торган була.
Якынча белешмә буенча, өч кеше урында ук үлә, бер кеше җитди имгәнә.
Чыганак: Интертат
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ
Нет комментариев