Табигатьтә ял иткәндә Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән
Җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров зыян күргән
5 август көнне җырчы Гөлназ Асаева төркеме белән ялга чыгуларын хәбәр итә.
«Без бер-беребезне бик сагындык. Шуңа күрешеп, ял итәргә булдык», – дип сөйли ул сторисларында.
Әмма табигать кочагында алар көтелмәгән, куркыныч хәлгә юлыгалар. Аларга аю һөҗүм иткән. Коточкыч кадрларны җырчы үзенең сторисларында күрсәтте. Аю калкулык артыннан көтмәгәндә килеп чыга, Гөлназ аны видеога төшерергә дә өлгерә.
Видеолардан аңлашылганча, ерткычтан иң зур зыянны җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров күргән. Аны канга баткан килеш «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев