Күз алдында боз астына төшеп киткән
Музыкант Александр Липницкий, «Звуки Му» төркеменең элеккеге катнашучысы Мәскәү өлкәсендә һәлак булган. Ул чаңгыда йөргәндә бозлы суга төшеп киткән һәм батып үлгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
«Пәнҗешәмбе көнне бер ир-ат Мәскәү елгасы бозы өстендә чаңгы шуа. Ул бер мизгелдә боз астына төшеп китә һәм батып үлә. Мәрхүм ир-ат — музыкант Александр Липницкий», — дигән агентлык чыганагы.
Александр Липницкий музыка тәнкыйтьчесе һәм журналист иде, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: pixabay.com
Нет комментариев