Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Татарстанда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны артка

Бу елның алты аенда гына да алар 211гә җиткән

Быелның алты аенда республика юлларында балигъ булмаганнар катнашында 211 юл һәлакәте теркәлгән. Анда 6 баланың гомере өзелгән, 227 се имгәнгән. Юл һәлакәтләренең яртысында диярлек җәяүле балалар зыян күргән. 

Юл сагында торучылар, күп очракта юл һәлакәтләре балаларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, дип кисәтә. Алар рөхсәт ителмәгән урында юлны йөгереп чыга, як-ягына карамый, светофорның кызыл төсенә игътибар итми. 

Сүз уңаеннан, узган елның 6 аенда республика юлларында балалар катнашында 184 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 баланың гомере өзелгән, тагын 200е зыян күргән.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев