Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Татарстанда КамАЗ катнашындагы авариядә кечкенә бала һәлак булган

Бала иминлек каешын эләктергән булган

Казан янында ике машина катнашындагы авариядә 9 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Трассада Усад бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә KIA һәм чүп ташый торган КамАЗ автомобиле бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, чит ил автомобиленең алгы утыргычында барган малайның гомере өзелгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, бала иминлек каешын эләктергән булган.

Фото: © шәһәр Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев