Татарстанда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән
Фаҗига

Татарстанда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән

Авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар

«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе һәлакәт булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, авария кичә кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән. 

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Чыганак


Нет комментариев