Татарстанда өч машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, икесе зыян күргән
Юлларда сак булыгыз!
Лениногорск районында берничә машина катнашында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Аларның әйтүенчә, Зәй-Каратай авылы янында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, BMW белән бәрелешкән, шуннан соң чит ил машинасы Skoda автомобиленә килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы һәлак булган, BMW һәм Skoda автомобиленең йөртүчеләрен табиблар хастаханәгә алып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев