Татарстанда төнге янгында җиде сыер янып үлгән
Һәлакәт сәбәпләре билгеләнә
Яңа Сәрдек авылының Үзәк урамында урнашкан шәхси сыер утарында ут чыгуы турындагы хәбәр янгын сүндерү хезмәтенә 17 август көнне төнге 2.00 сәгатьтә кергән.
Урынга «Уңыш» һәм «Игенче» ирекле янгын сүндерү командалары, шулай ук янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Яну 2.22 сәгатьтә сүндерелгән, аның мәйданы 144 кв.метр тәкшил иткән.
Янгын чыгу аркасында җиде сыер үлгән. Һәлакәт сәбәпләре билгеләнә.
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев