Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Төнге янгында өч бала үлгән, өчесен коткарганнар

«Әнисе чиратлап күтәреп алып чыга..»

12 февраль төнендә Краснодар краеның Кырым районының Южный бистәсендә коточкыч янгын чыга. Фаҗига вакытында өйдә 6 балалы гаилә була. Әни кеше балаларын чиратлап күтәреп алып чыга. Ләкин барысын да коткара алмый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Икесен әниләре алып чыга, тик, кызганычка, балалар хастаханәдә үлде. Тагын бер бала мәетен коткаручылар тапты. Кызганычка, ул да үлгән. Яна торган фатирдан янгын сүндерүчеләр өч баланы гына коткара алган», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Якынча белешмә буенча, мәрхүм балалар 2017, 2021 һәм 2022 елда туган. Исән калган балаларның яше хәбәр ителми.

Күп катлы йорттагы фатирда янгын төнге 3ләр тирәсендә башлана. Ялкынны 1 сәгать эчендә сүндереп бетерәләр. Фаҗига ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан, дип фаразлыйлар.

«Янгын турында хәбәр итә торган җайланма төтенгә тәэсир итә, ләкин аның батарейкасын алмаштырмаганнар. Утны соң күреп алганнар», – диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Хәзер күп балалы гаиләгә ярдәм җыялар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев