Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Түбән Камада рухани, хатынын үтереп, башын кисеп алган

Бала әнисен коткарырга тырышкан

Түбән Камада бер рухани хатынының башын кискән. Иерей Михаил полициягә хатынын ничек үтергәнне хәтерләмәвен әйткән. Бу хакта Интертат яза.

«Комсомольская правда» сайты язганча, Михаил Зубаревка 14 яшь булганда, аның әтисе вафат була. Малай өчен бу – зур фаҗига була, ул психиатрия хастаханәсенә эләгә һәм шунда 2 ай ята. Шуннан соң мәктәптә укуы да җайланып китә алмый. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, пешекче булырга укыган, тик һөнәре буенча эшләмәгән. Чиркәүдә пономарь булып эшли башлый. Чиркәүгә аны монахиня булган әбисе алып килә. Соңыннан Михаил Мәскәү семинариясендә укый һәм Мурманскидагы бер чиркәүдә диакон булып эшли. Рәсми рәвештә психиатрда учетта торса да, психикасы белән проблемалары турында беркемгә дә сөйләми. Бу күңелсез факт ахырда исә куркыныч фаҗигагә китерә.

Якыннары арасыннан моны беркем дә белмәгән. 2003 елда Михаил Виктория белән таныша, өйләнешәләр. Уллары туа. Берникадәр вакыттан соң гаилә Түбән Камага күченеп килә. Руханига җирле чиркәүдә эшләргә тәкъдим итәләр. Хатыны аңа бар нәрсәдә терәк-таяныч була. Һәм гаиләләрендә тагын бәхет арта – кызлары туа.

Ләкин Михаилның өянәкләре беркая да юкка чыкмый. Аның сирәк булса да кәефе үзгәреп торган, ярсыган вакытлары булган, этеп җибәрә алган, тик йодрык төйнәп беркемне дә кыйнамаган. Кире үз халәтенә кайткач, берни дә хәтерләми торган була. Бу хакта фаҗигадән соң балалары сөйләгән.

Ләкин вакыт-вакыт булса да, мондый күренешләргә түзү авыр була. Өстәвенә, Михаил интернет куллануга да каршы була, имеш, ул радиация бүлеп чыгара. Шул сәбәпле, 17 яшьлек улы үзенең йөргән кызы белән аерым яшәргә уйлый һәм, әти-әнисеннән акча сорамас өчен, кибеткә йөкче булып эшкә урнаша.

Бу көздә руханиның сәламәтлеге тагын да начарлана. Ул йоклый алмый башлый, чиркәүдәге эшен алып бара алмаудан курка, галлюцинацияләр башлана. Аның бу сәерлекләре ныграк сизелә башлый.

«Соңгы айларда иерей Михаилның үз-үзен тотышында сәерлекләр күренә башлый, һәм бу – аның психик сәламәтлегенә карата шик тудыра. Ул Изге Бүләкләргә (Святые Дары) саксыз карый, чиркәүгә килүчеләр һәм анда хезмәт итүчеләр белән үзен тиешенчә тотмый. Шул сәбәпле, иерей Михаил Зубаревка чиркәүдә эшләүне тыю турында карар кабул ителә», – дип белдергәннәр Татарстан митрополиясендә. Аны эшеннән җибәрәләр.

Руханига больничныйга китәргә туры килә. Ул үзенең 2 бүлмәле фатирында утыра һәм беркая да чыгып йөрми. Аңа гел өйдә газ исе килгән кебек тоела. Хатыны исә моның алай булмавын аңлатырга тырыша, тик Михаил ышанмый. Шуның аркасында ызгышлар килеп чыга. Михаил өйдәгеләргә бәйләнә, ә хатыны, җавап итеп, тавыш чыгара. Шулай да күршеләре рухани яшәгән фатирдан кычкырышкан тавышлар ишетмәвен әйтә. 31 декабрьгә кадәр барысы да тыныч булган.

«Ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелде. Бала кычкырды бугай», – дип сөйли соңыннан гаиләнең бер күршесе.

Бала әнисен коткарырга тырышкан
Иртән Михаилның хатыны, гадәттәгечә, эшкә җыена башлый. Ул зәркән кибетендә сатучы-консультант булып эшләгән. Каникул булгач, 8 яшьлек кызы өйдә була. Әнисе кухняда нәрсәдер эшләгән арада, кыз, әтисеннән качып, интернетка керә. Виктория ире йоклап яткан бүлмәгә керә һәм әйберләрен җыя башлый. Михаил уяна һәм «тагын фатирда газ исе килә» дип зарлана башлый.

«Синең бәйләнүләрдән туйдык инде», – дип җавап бирә хатыны.

Ызгыш чыга. Михаил хатынының яңагын тешләп ала, ә соңыннан, үзе әйткәнчә, барысы да томан эчендәге кебек була. Әнисенең ачыргаланып кычкырганын тавышына кыз йөгереп килә. Бала әнисенең идәндә ятканын күрә. Муенында пычак эзе, кан күп аккан була. Янында әтисе басып тора. 2нче класста укучы кыз бала булдыра алганча әнисен коткарырга тырыша, хәтта ясалма сулыш та ясап карый. Әнисенең үлгәнен аңлап алгач, кыз абыйсына шалтырата һәм аңын югалта. Аңына килгәндә, әтисенең пычак белән әнисенең башын кисеп алганын күрә. Кыз кабат көчле шок кичерә. Шул вакытта рухани хатынының башын ванна бүлмәсенә алып кереп китә.

Кулга алынгач, Михаил бернәрсә дә хәтерләмәвен әйтә. Куркынган кызы белән бергә бүлмәдә дога кылган вакытында гына аңына килә. Айнып китә, ә кулы һәм үзе дә канга баткан була. Шул вакытта фатирга улы килеп керә. Ул әнисенең мәетен күрә, аның кисеп алынган башын таба, ни өчендер, киселгән башны туңдыргычка куя. Шуннан соң «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырта.

Егет соңрак, гәүдәнең киселгән өлешен көчле салкынга куеп торсаң, соңыннан табиблар аны кире тегеп куя алганын исенә төшергәнен сөйләгән. Кыскасы, егет көчле шок хәлендә була. Хәзер аның белән дә, сеңлесе белән дә белгечләр эшли.

Сүз уңаеннан, полиция һәм табиблар килеп җиткәнче, рухани юынырга тырышкан. Өсте чип-чиста булса да, күрәсең, битен юарга оныта, йөзе канга баткан килеш калган була. Аны кулга алалар һәм җинаять эше ачалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев