Туй вакытында йөздән артык кеше һәлак булган
Россия Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашты
Гыйракның Хамданийя шәһәрендә туй вакытында янгын чыгып, йөздән артык кеше һәлак булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашты. Президент Абделлатыйф Рәшид һәм Премьер-министр Мөхәммәд Суданига юлланган телеграмманы Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарган.
«Хамданийя шәһәрендә күпсанлы корбаннарга китергән янгын чыгу сәбәпле, ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Әлеге фаҗиганең туйның кызган вакытында булуы аеруча көенечле», - диелә хәбәрдә.
Искәртеп узабыз, янгын вакытында 450 кеше һәлак булган һәм яраланган. Россия Президенты һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, аларга теләктәшлек сүзләре белдерде, ә яраланучыларның тизрәк терелүен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев