Унбиш яшьлек малайны һәм аның әнисен үгез сөзеп үтергән
Якыннарының мәетенә үлгән хатынның өлкән улы тап булган
Ярославль өлкәсенең Некоузский районы Грезное авылында 15 яшьлек малайга үгез һөҗүм иткән һәм аны таптап үтергән. Һөҗүмгә кадәр малай сыерлар көтүен көткән, дип яза "Шәһри Казан".
Берникадәр вакыттан соң яшүсмернең әнисе аны эзләргә киткән һәм үгез аңа да һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе.
Якыннарының мәетләрен хатынның 44 яшьлек өлкән улы табып алган. Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен билгеләячәк. Шул ук көнне әлеге "үтерүче" хайванны чалганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев