Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

6 яшьлек улын кыйнаган һәм кул-аякларын сындырган

Табибларга бер сүз дә әйтмәгән

Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче 21 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылды. Аны күрәләтә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә һәм балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча үз вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр.

Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның августында яшь әни алты айлык улының гәүдәсенә һәм башына берничә тапкыр суккан. Моңа сабыйның елавы һәм көйсезләнүе сәбәп булган. Аларның икесен дә Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Анда хатын-кыз баласына тагын кул күтәргән – ул малайның аягына карават тимере белән суккан һәм ботын сындырган. Табибларга бу хакта бер сүз дә әйтмәгән.

Берничә көннән соң хатын-кыз баласын тагын тукмаган һәм ике беләген дә сындырган. Шуннан соң хастаханәдән качып киткән.

Хатын-кызны тоткарлап, сак астына алганнар. Тиздән җинаять эше судка тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев