Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга акчалата түләүләр графигы

Акчалата түләүләр сроклары аталды

Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көненнән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча ала алачак. Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләүләр срокларын атадылар.

Ата-аналар беренче түләүне билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча алачак, аннан соң пособие киләсе ай өчен 1 нче числодан 25 нә кадәр түләнәчәк.

Мәсәлән, беренче түләү май аенда, билгеләнгән айдан алып 2022 елның 31  маена кадәрге чорда башкарылса, киләсе түләү июнь ае өчен түләнәчәк: кредит оешмалары аша – 3  июльдә, федераль почта элемтәсе оешмалары аша  5  июльдән 24  июльгә кадәр, яшәү адресы буенча китереп бирү графигы буенча.

Шулай ук  әгәр беренче пособие июнь аенда,  билгеләнгән айдан 30  июньгә кадәр булган чор өчен килсә, июль ае өчен акча август аенда билгеләнгән срокта биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы   буенча  идарәсе  матбугат хезмәтендә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев