Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

9 яшьлек малайны туңдыргычка бикләп куйганнар

Бала гаделлек өчен көрәшә, әмма...

Новосибирск шәһәрендә мәктәп укучысын кибеттәге туңдыргычка бикләп калдырган хезмәткәрне хөкем иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза, дип хәбәр итте Интертат.

Супермаркет хезмәткәре былтыр җәен туңдыргыч камерасына 9 яшьлек малайны бикләп куя.

Малай, интернетта роликлар караганнан соң, гаделлек өчен «көрәшкә» чыга. Ул кибет киштәләрендә срогы чыккан ризыкларны таба һәм кибет хезмәткәрләренә күрсәтә. Хезмәткәрләрнең берсе нәни хокук яклаучы белән эшне «катгый хәл итеп куя». Евгений исемле бу кеше баланы туңдыргычта утсыз килеш бикләп калдыра.

Бала экстрен хезмәтләргә шалтырата башлагач, ир-ат ишекне ача, баланы урамга алып чыга.

Кибет хезмәткәренә карата «Балигъ булмаган баланы законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү» буенча җинаять эше ачалар. Россия Тикшерү комитеты башлыгы әлеге эшне контрольгә ала.

«Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 29 августында бала киштәдәге срогы чыккан ризыкларны алырга үтенгән өчен, кибет хезмәткәре 9 яшьлек малайны суыта торган склад бинасына бикләп куя», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерүчеләр бу баланы «зыян күрүче» дип билгели. Судка ул атасы һәм юрист белән килә.

«Гаделлеккә омтылу каян килде сиңа?» дип сорагач, бала болай ди: «Беренчедән, бу – законны үтәмәү, икенчедән, асылда ук дөрес түгел. Мин хокукларымны күрсәтергә теләдем. Мин моны эшли алам бит – вакыты чыккан ризыкларны җыя алам, ә мине бикләп куйдылар», – ди малай.

Хөкем ителүче ир-атны кибеттән эштән куганнар, тик ул барыбер гаебен танымый. «Мин аның белән складта аралаштым, әйе. Тик мин физик йогынты ясамадым», – ди ул.

Суд ир-атны гаепле дип таба, тик ирегеннән мәхрүм итми. Аңа карата 3 елга шартлы рәвештә иреген чикләү карары чыгарганнар. Ул шулай ук малайга мораль зыян өчен 100 мең сум түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев